Территориаль иҗтимагый үзидарә көне-яңа дата һәм Буада аны беренче тапкыр билгеләп үтәләр. Территориаль иҗтимагый үзидарә хәрәкәте бездә актив эшли, Буада 6 территориаль иҗтимагый үзидарә бар.
Бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.
- Территориаль иҗтимагый үзидарә –сез ул. Сез үз гаиләләрегез, күршеләрегез, фикердәшләрегез белән бергә тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылышлы күпсанлы проектларны тормышка ашырасыз. Моны эшләп, сез шәһәребезне матурлыйсыз , үз ишегалларын, урамнарыгызны һәм гомумән шәһәрегезне үзгәртәсез, - дип билгеләп үтте Ленар Рафикович.
ТҖҮ әгъзалары шәһәр тормышында актив катнашканнары өчен Буа районы башлыгы Рәнис Камартдиновның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм сәхнәсендә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады, төрле жанрдагы, рус, татар һәм чуаш телләрендәге, төрле яшьтәге тамашачылар өчен җырлар яңгырады.
Балалар да вакытны күңелле үткәрделәр. Төзекләндерелгән балалар мәйданчыгы, велосипед юлы, оештырылган уеннар һәм викториналар беркемне дә битараф калдырмады.