Үз-үзегезгә ышаныгыз! 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 170 укучы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 465 укучы өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Мәктәптәге дулкынланулар һәм борчылулар, укытучылар һәм ата-аналарның таләпчән тавышлары, коридордагы шау-шулы очрашулар, уртак олимпиадалар, ярышлар һәм очрашулар артта калачак. Әмма нәкъ менә мәктәптә узган тормыш дәресләре сезнең фикерегезне, дөньяны күзаллавыгызны, омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны формалаштырды, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм чын-чынлап дус булырга өйрәтте.

Буа районы мәктәпләрендә традицион мәктәп линейкалары узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын башлангыч сыйныф укучылары котлады, котлау сүзләре укытучылар, директорлар, ата-аналар теленнән яңгырады. Район башлыгы Ранис Камартдинов  Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпне тәмамлаучыларга уңышлы имтиханнар һәм тормышта үз юлын табуларын теләде.

- Бүген сезнең алда яңа тормыш офыклары ачыла, тормышта яңа этап башлана. Кыю һәм ышанычлы булыгыз, үзегез сайлаган өлкәләрдә яхшы белгечләр булыгыз һәм уңышларга ирешегез. Авыр, әмма бик кызыклы тормыш юлында уңышлар сезгә! Без сезгә ышанабыз!- - диде үз чыгышында Ранис Камартдинов.

Гадәттәгечә линейка мәктәп вальсы белән тәмамланды, балалар күккә һава шарлары очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International