Буа районыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш бара. Буа районыннан 61 егет илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк. 24 майда 6 егетне-Буадан Мурад Донямалиевны, Данил Михайловны, Никита Николаевны, Алмаз Солтановны, Руслан Тихоновны, Әлшидән Владислав Федоровны хәрби хезмәткә озаттылар. Егетләргә муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International