Хөрмәтле эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Сез чын-чынлап мөһим һәм җаваплы эш белән шөгыльләнәсез, район халкының социаль тотрыклылыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Яңа эш урыннары булдырасыз, җирле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә базарны баетасыз, ахыр чиктә — барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландырасыз. Бүген нәкъ менә сез импортны алыштыру процессында төп рольне уйныйсыз, ил икътисады алдында торган катлаулы чакыруларга лаеклы җавап бирәсез.
Хезмәтегез, энергиягез, инициативлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең бизнеска - яңа идеяләр һәм аларны уңышлы гамәлгә ашыру, ышанычлы партнерлар, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ, кулланучылар белән үзара аңлашу булсын дигән теләктә калам.