Экономия=керем! Акчаны янга калдыру теләге ничек табышлы бизнеска әйләнгән

2022 елның 27 мае, җомга

Һәр хатын-кыз матур булырга тели. Ә моның күпме көч, энергия һәм финанс чыгымнарын таләп иткәнне  алар үзләре генә белә. Тик акчаны янга калдыру теләге еш кына чын уңыш тарихына әверелә, Динара Яраханова белән дә шулай булган.

 

- Мин маникюрда акчаны янга калдырырга булдым һәм үз-үземә маникюр ясау өчен кирәк булганның барысын да сатып алдым. Вакытлар узу белән дуслар һәм күршеләремне кабул итә башладым, чөнки яхшы килеп чыкты һәм миңа аларның канәгатьлекләрен күрү ошады. Ә 3-4 айдан соң маникюр белән җитди шөгыльләнергә булдым. Бер бинада кечкенә генә бүлмә арендаладым. 2019 елда ИП  ачтым, эш башлаучы эшмәкәр буларак, мәшгульлек үзәгеннән финанс ярдәме алдым, чыгым материалларын сатып алдым. Уку да үз нәтиҗәләрен бирде һәм мин бик күп уңай фикерләр ишеттем. Бу минем стимул булды. Бүген мин мастерлар белән  үз студиямне тотам и. Алар да, минем  кебек үк, яхшы атмосфера тудырырга омтылалар.

 

Динара Яраханова - "NAIL BAR" NAIL BAR салонының директоры һәм әйдәп баручы мастеры. Аның осталыкны  даими камилләштерү, бары тик иң яхшы осталарны гына җыю, һәр клиент өчен уңайлы атмосфера тудыру теләге- бүгенге көн нәтиҗәсенә китерде. Шуңа күрә бүген аның даими клиентларының исемлеге озын,  тәмле каһәвәле зәвыклы матур студия һәм күптөрле хезмәт күрсәтү спектры бар.

Сүз уңаеннан, Динараның салонында, шәһәрдә беренче тапкыр ир-ат маникюры хезмәте барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International