Буалылар шәһәр мохитен һәм яшәү дәрәҗәсен бергәләп үзгәртә алалар

2022 елның 28 мае, шимбә

Безнең сайтта халыкның шәһәр тирәлеге һәм тормыш сыйфаты белән канәгать булу дәрәҗәсе турында сораштыру үткәрелә. Әлеге сылтама буенча сез сорауларга җавап бирә һәм гражданлык позициягезне күрсәтә аласыз.

Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова халыкны актив булырга чакыра. Алга таба сораштыру нәтиҗәләре комиссия утырышларында өйрәнеләчәк, алар проблемаларны ачыклауда, җитешсезлекләрне бетерүдә ярдәм итәчәкләр. Сораштыру төрле өлкәләрне колачлый. Анда теләгән һәркем катнаша һәм үз фикерен әйтә ала. Сораштыру нәтиҗәләре коррупциягә каршы комиссия утырышында яңгыратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International