Шифалы яңгырлар яуды әйбәт уңышка өмет өзелмәгән әле

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Республикага корылык килде, дип, чаң суга белгечләр. Үткән шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә  Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңгыр яумау, эсселек аркасында кайбер районнарда кире кайтарып булмаслык процесслар башлануын белдерде. Безнең Буа андыйлар исемлегенә кертелмәсә дә, инде шартлы рәвештә ике өлешкә бүленгән иде – “юеш як”ка һәм “коры як”ка. Аннан соң шифалы яңгырлар яуды.
- Күктә яңгыр болытлары куерганчы “Бола”, “Вамин-Буа”, “Дружба” агрофирмаларында, “Коммуна” җәм-гыятендә язгы культураларның торышы, чынлап та, пошаманга төшерде. Үсентеләр сирәгрәк булып тишелделәр, чыккач та зәгыйфь утырдылар. Аларда туфракның соңрак өлгерүе дә үз ролен уйнагандыр инде. Шул ук вакытта яңгырлар явып торган “Кыят” җәмгыятендә, “Тахаръял” агрофирмасында, “Авангард”, “Нива” агрофирмаларының кайбер бүлекчәләрендә игеннәр матур үсте, күзгә күренеп күтәрелделәр, - ди “Россельхозүзәк” Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең  Буа районара бү-легенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева.  
Чыннан да, коры чорда “Бола” агрофирмасы кырларында “сусаудан” җирдә кул сыярлык ярыклар хасил булган иде хәтта. Директор Айдар Латыйповтан сорашып белештек: хәзерге көнгә барлык бүлекчә-ләрдә дә күптән көтелгән яңгырлар яуган, Ташкичү-дә ул аеруча әйбәт булган. Болалылар аның үсенте-ләрне “күтәреп” җибәрүенә ышаналар һәм үзләреннән торганның барысын да җиренә җиткереп үтәячәкләрен белдерәләр.   
- Язгы культураларны чәчүдә, тукландыруда, эш-кәртүдә барлык технология таләпләрен, елдагыча, төгәл үтәсәк тә, корылык берникадәр үз эзен салды. Соңга калыбрак булса да яуган яңгырлар инде формалашырга өлгергән башакларда бөртекләрнең тулышуына өмет бирә, - ди “Коммуна” җитәкчесе Җәү-дәт Хөсәенов. 
Яңгырларның үз шифасы, ә үсемлекләргә корылыктан тыш корткычлар, авырулар да яный бит әле. Язгы культуралар үсүче кырга аерым якын килергә, агуны тикшергәннән соң гына сиптерергә кирәк – корылык аркасында үсеш дәрәҗәләре төрле булган үсемлекләр шуны таләп итә.
Һәр хуҗалыкта уңышлы кышлаган һәм кызуларга бирешмәгән уҗымнарны эссе көннәрдә күпләп үрчегән корткычларга каршы бүгеннән эшкәртү мәслихәт. Уҗым бодаен, бигрәк тә зур  уңыш көтелү-че орлык участокларына ташбака-кандалага, трипсларга, кыяк бетенә каршы “Дитокс”, “Димет”, “БИ-58”, “РогорС”, “Данадим” һәм башка системалы препаратлар кертергә кирәк. Аларның тәэсир итү срогы өч атнага җитә. Бер үк вакытта катнашмага ончыл чык, септориоз һәм коңгырт күгәрек авыруларына каршы “Фалькон”, “РексС”, “Аваккс”, “Фолиант” препаратларын да кушарга ки-рәк. Уҗымнарны сыек ашламалар һәм микроэлементлар белән тукландыру таләп ителә.
Анна Алексеева борчак мәйданнарында да вакытны кулдан ычкындырмаска куша. Монда төп зыян салучы – брухус (борчак бете). Агу таркалып бетсен өчен химикатлар белән эшкәртү уракка төшкәнче 2-3 атна алдан үткәрелергә тиеш.
Алга таба да яңгырларның безне “онытмавын”, беренче сынаудан соң баш кү-тәрә алган үсентеләрнең зур уңышка юлында башка киртәләр булмавын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International