Догам сезгә, авылдашлар

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Чирек гасыр дәвамында “Байрак” район газетасы редакциясендә хезмәт куйган каләмдәшебез Мөнир абый Борһанов “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” исемле китап чыгарды. Аның шәхси  кичерешләре, авылдашларының сугыш һәм аннан соңгы еллардагы  мих-нәтле хезмәте турында тарихи очерклар рәвешендә басма ул. Сиксәннең өстендә торган авторны мондый зур эшкә алынырга нәрсә этәргән һәм башкалар турында элеккеге коллегабызның үзеннән сораштык.
- Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Ул чактагы авыр, газаплы тормыш әле дә ачык хәтердә. Туган авылым Адав-Толымбайның бу чорын мин яктыртмасам, кем язар? Истәлекләрне кәгазьгә күчермәсәм, үзем белән “алып китәм” бит. Гомерлек хатирәләрне “үтерергә” теләмәдем. Дөресрәге, язу теләге моннан 40-45 ел элек уянган иде. Китапка кергән материалларның кайберләре төрле елларда “Яңа юл” (“Байрак”) газетасында басылып та чыккан иде. Мин аларны югалтмыйча җыя бардым. Әмма әзер язмаларны гына файдалансам, бүгенге көн күзлегеннән карамасам, бәя бирмәсәм, материалларым ышандырмас, нәрсәдер җитми калыр кебек иде. Геройларым, аларның туганнары белән кабат элемтәгә кердем, өстәмә  мәгълүмат табарга омтылдым, исемә төш-кән факт, хәлләрне аерым теркәп куеп, “базаны” янә тулыландырдым. Редакциядә газетага материалларны бер утыруда яза идем, китап өчен әзерләнгәнен өч-дүрт, хәтта бишәр тапкыр матурлап, үзгәртеп күчердем. Һәр җөмләне йөрәгем түреннән чыгардым, дисәң дә ялган булмас. Китап 300 данәдә басылды. Нәшер итү чыгымнарын тулысынча үз өсте-мә алдым. Авыл тарихын барлауда шәхси өлешем керүгә чиксез шатмын.
- Китаптагы геройларның күбесе укучыларга яхшы таныш. Арада республика күләмендә дан казанганнар бар. Мәсәлән, драматург Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасының баш герое Фатыйма – авылдашыгыз бригадир кыз Фатыйма Вилданова бит!
 - Күптән түгел Татарстан Милли музеенда булдым. Анда Фатыйма апаның гип- стан ясалган бюстын күреп исем китте. Авыр елларда укытучылыкны һәм бригадирлыкны бергә алып барып, кешеләрне дәртлән-дергән, ачы хәсрәт кичерүчеләрнең күңелләрен юаткан, аларга рухи көч өстәп торган меңнәрчә хатын-кызларның героик үрнәге ул. Агротехник Мәрьям Гыйматдинова, бригадир Нурлыбанат Садриева һәм тагын бик күп алны-ялны белми эшләүчеләр. Авылның һәр кешесе  турында аерым язарлык. Колхозчыларның авыл хуҗалыгы продуктларын күпләп җитештерүе белән бергә “Татарстан колхозчысы” исемендәге танклар колоннасы һәм самолет ясау өчен 494 мең сум акча җыюларын да әйтергә кирәк. Бу шул заман өчен зур сумма. Сугышта катнашучылар турында әйтмичә булмый. Шакирҗан Саттаров, Гаязетдин Хәйсаров, Гарифҗан Хәйруллин һәм башкалар тыныч тормышта да, гадел, тырыш, һәръяктан үрнәк булдылар. Тылда эшләгән Фәйзерахман Кукушкин хезмәтен, үзе үлсә дә, әле дә мактап сөйлиләр. 
 - Солдат хатлары аеруча тетрәндерә...
 - Шакирҗан Хөсниевның ут эченнән өч ел дәвамында хатыны Асиягә, балаларына язган хатларнын кулга төшерү бәхетенә ирештем. Алар ничек бар шулай –  эшкәртелмичә бирелде. Хат авторы 70 елдан соң  аларны башкалар да укыр, дип башына да китермәгән-дер. Хатларда аның эчке дөньясы ярылып ята. Туган илгә кайтырмын, дип өмет-ләнгән, чит туфракта башымны салырмын, дип уйламагандыр да. Хатларны укыгач күңел нечкәрә, күз яшьләре үзеннән-үзе ага. “Улым Фәрит хәзер 14 яшендә. Син үзең дә беләсең. Улым, син, мин булмауга карамастан, үзебезнең тормышны алып баруга көчең җиткән кадәрле булыш. Әниеңә дә җиңел булыр. Сәвия белән Сәгыйтьне кара, аларга ачуланма. Илдә кеше арасында хур булмагыз, шаян булма, тәртиптән аерылма. Шулай булсаң, илдә хур булмассың. Әниеңә усал булмагыз, аны тыңлагыз” дигән юллар һәр хатында диярлек кабатлана. Гаиләсен туплап торучы чын ата сыйфатлары аңарда чагыла. 
Автор язмаларын мәр-хүм авылдашларына дога,  киләчәк буынга васыять итеп юллый. Бу тарихи әсәр мәктәптә кулланма әсбап итеп тә кулланыла ала, хәрби-патриотик тәрбия бирүдә  дә. Ә коллегабызның югары журналистик осталыгын аерым бәяләргә кирәк: китап искиткеч җиңел уңыла һәм мәгънәле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International