Буада Буа ветеринария техникумының 90 еллыгын һәм "һөнәрләр Академиясе"нең ачылуын билгеләп үттеләр

2022 елның 28 мае, шимбә

Бүген Буа ветеринария техникумының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Техникум коллективын Буа районы башлыгы котлады.

- Техникумның елъязмасы битләренә күз салсак, аның тарихы никадәр бай, туган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр нинди кызыклы юл үткәнен аңлыйсың. 90 ел дәвамында техникум иң кирәкле уку йортларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Шунысы куанычлы, техникумны тәмамлаучылар бөтен ил буенча төрле өлкәләрдә намус белән эшлиләр. Ун еллар дәвамында техникум эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре үзгәрешсез калды – яңа белгечлекләр, социаль партнерлар белән тотрыклы элемтәләр, белем бирү хезмәтләрен киңәйтү, социаль әһәмиятле проектларны булдыру һәм тормышка ашыру. Техникум коллективы һәм студентлары күп кенә социаль проектларда, районда да, республика, Россия күләмендә дә төрле программалар, конкурслар һәм иҗтимагый чараларда катнашып, җиңү яулыйлар.

90 ел эчендә техникумны 17 мең ярымнан артык кеше тәмамлаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары саны ел саен арта бара. Киләчәктә дә Буа ветеринария техникумы игелекле традицияләрне саклар, мәгариф өлкәсендә яңаларын гамәлгә кертүне дәвам итәр һәм меңләгән перспективалы белгеч чыгарыр дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Ранис Рафисович.

Бүген "һөнәрләр академиясе" башлангыч һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгын ачу тантанасы да булды. Бу проектка стартны район башлыгы Ранис Камартдинов һәм техникум директоры Илдар Гыйниятуллин бирде.

 Районның иң борынгы уку йортларының берсен котларга күп кунаклар килгән иде. Алар арасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, министрлыклар, ведомстволар, күрше уку йортлары вәкилләре бар иде. Һәркем бүләкләр һәм иң матур теләкләр белән килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International