Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек сатып алучылар товарны сатып алганнан соң чеклардан арыналар яки югалталар. Әмма тиздән товарның нинди дә булса параметрлар буенча килмәвен яки анда җитешсезлекләр барлыгын аңларга мөмкин.
Кибеткә мөрәҗәгать иткәндә сатып алучы еш кына товарны сатып алуны раслаучы документлар булмау сәбәпле кабул итүдән баш тарта.
Мондый очракларда касса чегы булмау кулланучыга товарны кире кайтарудан баш тарту өчен нигез түгел, аны сатып алуның башка дәлилләренә, шул исәптән шаһитлык күрсәтмәләренә сылтама ясау хокукыннан мәхрүм итми («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 18 һәм 25 статьялары, Россия Федерациясе Граждан кодексының 493 статьясы).
Бу товарның сатып алуына дәлил булып түбәндәгеләр тора.
1. Әгәр сатып алу акчасыз юл белән түләнгән булса, сатып алучының авторизация һәм транзакция ясау турында банк счетыннан өземтә, түләү алучыны, дебет һәм кредит операцияләре нәтиҗәләрен күрсәтеп, һ.б., шулай ук электрон яки акчасыз исәп-хисапларда акча күчерүне раслаучы башка документлар (Россия Федерациясе Югары Суды Пленумының 28.06.2012 ел, № 17 карарының 43 пункты) дәлил була ала.
Киңәш: банкка мөрәҗәгать итү өчен вакытны әрәм итмәс өчен сатучыдан электрон чекны хат яки смска юллавын сорарга да була - мондый чек «янмый» һәм югалмый.
Шул рәвешле җибәрелгән чек сурәт, pdf-документ, дата, вакыт һәм сатып алу суммасы күрсәтелгән сылтамалар рәвешендә күрсәтелә ала. Чекның электрон версиясен телефон хәтерендә яки саклагычта саклап калырга һәм кирәк булганда, әйтик, товарны кире кайтарганда сатып алуның электрон раславын бирергә мөмкин (Россия ФСХнең "Чек белән онлайн-кассалар хәзер алырга мөмкин").
2. Әгәр дә сатып алучы товарны кулдагы акча белән түләсә, кәгазь чек ташласа, ә электронны алмаса, кибеттә сатып алу турында мәгълүмат эзләүне соратып алырга була.
3. Шулай ук товарны сатып алуга дәлил сыйфатында кибетнең сатып алу белән бәйле документлардагы тамгалары: гарантия талоны, җиһаз паспорты яки эксплуатацияләү буенча инструкция хезмәт итәргә мөмкин.
4. Сатып алу турында мәгълүмат дисконт картада теркәлергә мөмкин, аның мәгълүматларын кибет сайтында яки сатучы базасында шәхси кабинетта карарга мөмкин.
5. Шаһитлар күрсәтмәләре.
Товарны чексыз кире кайтару өчен адымлы инструкция.
1 нче адым– Товарны сатып алынганны раслаучы дәлииләр.
Сатучыга претензия таләпләре белән мөрәҗәгать иткәнче конкрет кибеттә товар сатып алуны раслаучы документлар әзерләргә кирәк.
2нче адым – Сатучыга дәгъваны әзерләү һәм җибәрү.
Кирәкле документларны җыйганнан соң товар сатып алынган кибет адресына дәгъва язарга кирәк.
Дәгъвада түбәндәгеләр булырга тиеш:
- сатучының исеме;
- кулланучы мәгълүматлары;
- сатып алынган товарның тасвирламасы һәм аның бәясе;
- товарны сатып алу датасы;
- сатып алынган товар белән бәйле проблеманы тасвирлау;
- сатучыга таләп;
- дата һәм имза.
Дәгъваның бер нөсхәсе сатучы оешма җитәкчесенә (шәхсән, канцелярия, сәркатип һ. б.) җибәрелә. Кулланучыда кала торган икенче нөсхәдә тапшыру турында билге ясала. Дәгъва сатучы-оешма адресына заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрелергә мөмкин.
Сатучы хосусый эшмәкәр булса: дәгъваның бер нөсхәсе эшмәкәркә яки аның кулланучылардан дәгъвалар кабул итүгә вәкаләтле хезмәткәренә тапшырыла. Кулланучыда кала торган икенче нөсхәдә тапшыру турында билге ясала. Дәгъва эшкуарга (аның яшәү урыны буенча) тапшыру турында уведомление белән заказлы хат, шулай ук эшкуарның сәүдә ноктасы урнашкан урын буенча җибәрелергә мөмкин.
3 нче адым - товарны һәм акчаны кире кайтаруны рәсмиләштерү.
Сатучы претензия таләпләрен нигезле дип тапса, товарны һәм акчаны кире кайтару рәсмиләштерелә.
Банк картасы белән түләнгән товарны кире кайтарганда, акча сатып алучының банк картасына күчерелә. Әгәр товар акча белән түләнгән икән, акча кассадан да, сатып алучының банк картасына күчерү юлы белән дә кире кайтарылырга мөмкин.
Еш кына товарны кире кайтаруны һәм кире кайтарылган товар өчен акчаны рәсмиләштерү өчен сатучы сатып алучының паспортын яки сатып алучының шәхесен раслаучы башка документны күрсәтүне таләп итә.
Бу очракта сатып алучыга банк законнары таләпләрен, аерым алганда, Россия Банкының 09.12.2009 ел, № 5348-У күрсәтмәсенең 1 пункты, Россия Банкының 11.03.2014 ел, № 3210-У күрсәтмәсенең 6.1 пункты таләпләрен исәпкә алырга кирәк.
Консультацияләр алу өчен сез Кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз 8(84374)2-52-89, 8(84373)3-52-59, 8(84375)2-22-91 йә татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә: 422430, ТР, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» й., 422370, ТР, Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, 422470, ТР, Иске Чүпрәле авылы, Центральная ур., 14 а й.