Идел буе Болгарында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече социаль хезмәтләр алучылар өчен Буа районы Норлат авылы китапханәсенә экскурсия оештырды.
Чараны уздыруның максаты - болгарларның ислам динен кабул итүе турындагы белемнәрне киңәйтү һәм гомумиләштерү, башка дингә һәм башка милләтләргә карата хөрмәт уяту.
Башта китапханә хезмәткәре экскурсия үткәрде, аннары «Иделбуе Болгары тарафыннан ислам кабул итү» темасына лекция укыды. Лекциядән социаль хезмәтләр алучылар исламның рәсми дин буларак 922 елда Богдадтан гарәп илчелеге килгәч кабул ителүен белделәр. Болгар патшасы ислам динен кабул итү белән аерым кабиләләрне берләштерергә һәм сәяси хәлне ныгытырга тели. Исламны кабул итү нәтиҗәсендә Идел буе Болгары Хәзәр каганлыгы хакимиятеннән чыга алган. Дәүләт сәяси, икътисадый һәм башка яктан ныгытылган.
Исламның тарихын өйрәнгәндә, без татар тарихын гына түгел, башка халыклар тарихын да өйрәнәбез. Бу безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, уртак тел табарга ярдәм итә.
Лекция азагында социаль хезмәтләр алучылар китапханә хезмәткәренә кунакчыл каршы алу һәм танып белү лекциясе өчен рәхмәт белдерделәр.