Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү атналыгы.

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында 30 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе ата-аналар өчен балигъ булмаганнарның торак хокуклары турында бушлай консультацияләр үткәрә.

Экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны күрсәтелгән телефон номерлары буенча «кайнар линия» гә шалтыратырга мөмкин: 2555-25-32, 255-25-82, 255-25-70, 255-24-19, 255-25-63.

Хокукый ярдәм атнасы барышында Татарстан Росреестры экспертлары балигъ булмаганнарның ата-аналарына аңлатачаклар:

- ана капиталын рәсмиләштергәндә күчемсез милек сатып алу һәм рәсмиләштерүне ничек башкарырга

- күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә балигъ булмаган кешенең мәнфәгатьләрен кем яклый ала,

- Бала кайсы яшьтән күчемсез милекне мөстәкыйль рәвештә куллана ала?

- Балигъ булмаган балага күчемсез милек бүләк итәргә мөмкинме?

- Бала язылган фатирны сату үзенчәлекләре нинди, шулай ук башка актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова үсеп килүче буында хокукый грамоталылык тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады “Безнең ведомствоның бурычы - шул исәптән балигъ булмаганнарның милек хокукларын саклауны тәэмин итү, шул максатта без аларның ата-аналары өчен аңлату консультацияләре алып барабыз”, - диде Лилия Борһанова.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга  аңлатмалар алу өчен шәхсә дә мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 подъезд адресы буенча  1 июндә 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International