Балаларны яклау көнендә Буада Мастер-класслар һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Буа шәһәренең Яшьләр паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар бик теләп өстәмә белем бирү учреждениеләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, Буа электр челтәрләре  филиалы оештырган мастер-классларда, конкурсларда катнаштылар.

"Балаларны яклау көне-ул балачак бәйрәме, ул өлкәннәрне үсеп килүче буын турында кайгыртырга һәм нәни кешенең проблемаларына игътибарлырак итәргә өнди. Һәр балачагы ваемсыз һәм бәхетле булсын", - дип билгеләп үттеләр үз чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Сәхнәдә балалар вокаль коллективлары һәм Буа шәһәре сәнгать мәктәбенең яшь башкаручылары башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм кунаклары көчле балалар энергиясе белән тулы хореографик иҗат коллективларын көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Бүген бүләкләрне 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук балаларга мондый уңышларга ирешергә ярдәм иткән укытучылар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International