Бүген Буа районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык әзерләү техникасын тикшерү узды.

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Буа районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык әзерләү техникасын тикшерү узды.

Агымдагы елда район хезмәтчәннәре алдында 2022-2023 елларда терлекләрне кышлату чорына 100 тонна печән, 84200 тонна сенаж, 93000 тонна силос һәм 15200 тонна салам әзерләргә кирәк булачак. Бер шартлы терлеккә 33 центнерга якын азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Моның өчен 13800 гектар күпьеллык үлән һәм 6100 гектар берьеллык үләннәр белән бергә катнаш азык җыю бурычы куела. Азык әзерләү алдыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, ел саен азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү үткәрелә.

Тикшерү барышында район куелган бурычларны үтәү өчен кирәкле техниканың җитәрлек булуы билгеләп үтелде. Механизаторлар көче белән азык әзерләү техникасы сыйфатлы һәм вакытында ремонтланды. Шулай ук сенаж-силос чокырларын да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International