Балаларны яклау көнендә Буа районына ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин килде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Депутат эше районда аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итүдән башланды. Депутатка сораулар белән декрет ялында булган ике әни мөрәҗәгать итте. Миләүшә Исмәгыйлева, "Демография" милли проектының "мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проектында катнаша аламы, Буа ветеринария техникумында пешекче белгечлеге буенча укый аламы, дип кызыксынды. Мөхәммәтҗанова Алинә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.09.2014 ел, №635 карарына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләне күтәрде. Хәзерге вакытта күп кенә эш бирүчеләр хезмәт килешүе түгел, ә түләүле хезмәт күрсәтү килешүе төзи. Мондый килешү социаль контракт шартларына туры килми һәм аның буенча түләүләр туктатыла. Шакир Яһудин барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирде һәм эшкә алды. Шакир Шахмедович Буа муниципаль районының «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды, җәйге сезонга әзерлекне тикшерде, балалар урнашачак корпусларны, хуҗалык бүлмәләрен һәм ашханәне карап чыкты, лагерьда балаларның иминлеген тәэмин итүгә, санитар-эпидемиологик торышына, кадрлар белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирде.

«Лагерь үз эшен 10 июньдә башлый, лагерьда 180 бала ял итәчәк. Хәзер балаларны каршы алу өчен тулы әзерлек бара», - дип билгеләп үтте «Бор» балалар сәламәтләндерү лагере директоры Евгения Корунова.

«Укучыларның ялын оештыруга уку процессына карата да мөнәсәбәт җитди. Төп максат-балаларның тулы ялын оештыру һәм киләсе уку елын исән - сау башлап җибәрүгә ирешү», - диде Шакир Шахмедович үзенең визиты ахырында һәм яшь буалыларның «Бор» лагерында ялын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International