Пенсия фонды яшәү минимумының артуына бәйле рәвештә өч пособие түләүне арттырачак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч төрдәге айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Ул артканнан соң йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак. 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

Июньдә пособие рәсмиләштерүче ата-аналар яңа югары күләмнәрдә беренче түләүләрне алачак. Июньдә рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр шунда ук югарырак күләмдә түләнәчәк. Июнь аена кадәр билгеләнгәннәр аларны яңа күләмдә июль аенда алачак.

 

"Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, июньнән башлап, эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр 10% индексацияне исәпкә алып түләнәчәк.  Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерына пенсия артты: картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International