"Демография" милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтү дәвам итә.

2022 елның 4 июне, шимбә

Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Буа үзәк район хастаханәсенә, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр үткәрү максатыннан, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны китерү эшен дәвам итәләр. Хезмәт «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында күрсәтелә. Бу ел башыннан Буа районы авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк 1 193 кеше китерелгән.

Әлеге проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар илтеп җиткерүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International