ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов эш визитын «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерендә булудан башланды. Ул район башлыгы Ранис Камартдинов белән берлектә балалар кайда һәм нинди шартларда ял итәчәкләрен шәхсән үзе карап чыкты. Әлеге объект ел саен өч сменада Буа районыннан гына түгел, күрше районнардан да балалар кабул итә. Шул ук вакытта объект яңартуга мохтаҗ. Район җитәкчелеге тарафыннан балаларның яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе даими күтәрелеп тора. Районда иң көтелгән вакыйгаларның берсе - «Мирас» яшьләр үзәген ачу киләсе елга планлаштырылган. Шәһәрдә яшьләр өчен үзәкләр юк, һәм район бу хәлне тамырдан үзгәртергә әзер. Үзәк өчен бина бүлеп бирелгән, заманча дизайнлы эскиз проекты әзер. Төп мәсьәлә – аны инициативалы һәм җаваплы кадрлар белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Тимур Җәүдәт улы.
Аннары Яшьләр министры Буа шәһәре яшьләре белән очрашты. Икенче ел рәттән «Импульс» спорт комплексында яшьләр өчен белем бирү форумы уза. Традиция буенча анда мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең эшләүче яшьләре катнаша.
Форумның беренче өлешендә балаларны социаль проектлауга өйрәттеләр. Аннары физик затлар өчен грантлар конкурсына бирелгән проектларны яклау булды.
- Без гадәти, оригиналь идеяләргә һәм креатив алымнарга саф караш белән кызыксынабыз. Сезнең идеяләр, проектлар игътибарга лаек. Һәм без, һичшиксез, аларның иң кызыклы һәм актуальләрен тормышка ашырабыз. Әлеге форум – яңа идеяләрнең бәһасез чыганагы, безнең өчен кызыклы проектлар салу, безнең яшьләр өчен старт мәйданчыгы, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Ранис Камартдинов.
Фикер алышуга алты проект тәкъдим ителде. Шулай итеп, Алена Артемьева «Йога на канатах» проектын тәкъдим итте. Әлеге проект иң яхшылар өчлегенә керде.
Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, барлык проектлар да игътибарга һәм тормышка ашыруга лаек. Һәм сез инде җиңүчеләр. Район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бәяләп бетергесез, бу хакимият һәм яшьләрнең дөрес аралашуы турында сөйли».
Форум азагында Тимур Сөләйманов Буа яшьләрен мотивацияләде һәм балаларга «Мирас» яшьләр үзәге базасында күрергә һәм гамәлгә ашырырга теләгән идеяләр һәм проектлар өчен бүләкләр вәгъдә итте.