Буа районы авыл җирлекләрендә юлларны ремонтлауга 12,7 млн сум акча бүлеп биреләчәк

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Буа районы авыл җирлекләрендә юлларны ремонтлауга 12,7 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Мондый тендер дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Мәсәлән, ремонт эшләре Алших авыл җирлегендә планлаштырыла. Кайрево авылында Зеленая урамында юл ремонтланачак. Исемлеккә шулай ук Нурвахит, Алших һәм Теңкәше авыллары да кертелгән.

Ә Кайбыч авыл җирлегендә Кыр Әнәлесе, Югары Наратбаш һәм Кайбыч авылларында Көнчыгыш, Төньяк һәм Тынычлык урамнарында юлларны ремонтларга планлаштыралар.

Аукционда катнашу өчен гаризалар 14 июньгә кадәр кабул ителә. Подрядчыны икенче көнне билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International