Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне түбәндәге тема буенча вебинарга чакыра: «Махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре», ул 2022 елның 09 июнендә 10:00 сәгатьтә булачак.
Вебинар спикеры булып Эльмира Хәмидуллина, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы чыгыш ясаячак.
Трансляция барышында кызыксынучы сорауларны спикерларга бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
вебинарда катнашу өчен:
• түбәндәге сылтама буенча күчәргә (https://w.sbis.ru/webinar/84689066-7585-4990-9499-e05cef939036);
• ачык биттә "катнашачакмын" дип басарга һәм чарага теркәлергә;
Вебинар алдында сылтаманы ачып, "вебинарга күчәргә" төймәсенә басарга.