Ранис Камартдинов социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле Буа районы социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез һәрвакыт авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән янәшә. Сезгә ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган кешеләр турында кайгырту җаваплылыгы йөкләнгән.

Районыбызда яшәүчеләргә күрсәткән  көндәлек авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлыгыгыз һәрвакыт лаеклы бәяләнсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим!

 

Буа муниципаль районы башлыгы Р.Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International