Буа районында кырларны кабул иттеләр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә, Сабантуй алдыннан, махсус комиссия басуларны кабул итә.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов кабул итү комиссиясе составында Буа аграрийлары кырларында булды. Комиссия чәчү технологиясенең үтәлешен, чәчүлекләрне карап торуны бәяләде, җитешсезлекләр турында фикер алышты.

Агымдагы елда барлык культуралар 70 мең мәйданда чәчелгән, шулардан бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары 41мең .га тәшкил итә. 2022 ел уңышы өчен 13 мең га көзге культуралар бар.

Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча алдынгы хуҗалыклар билгеләнәчәк, алар  Сабантуй бәйрәмендә бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк.

- Районда, гадәттәгечә, чәчү эшләре тәмамлангач, басуларны кабул итәбез. Яз аеруча озакка сузылып килде. Шуңа да карамастан, планлаштырылган барлык  эшләр башкарылды., - дип яза район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International