Казан шәһәренең "Союзмультпарк" күңел ачу-үстерү үзәгендә "Без үз Ватаныбызның патриотлары" номинациясендә 1 нче урынны алган Буа балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Шагаиева Нурияне бүләкләделәр. Аның укытучысы Зөһрә Гыймранова, ул һәр елны әлеге конкурста катнашу өчен үз укучыларының рәсемнәрен алып килә.
Конкурс “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлекчәсенең шул ук исемдәге проекты кысаларында уза.
«Балалар илне ясый» конкурсын «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ теләктәшлегендә оештыра.
Республиканың барлык районнарыннан ун меңнән артык рәсем жюри карамагына килде.
Укучылар «Татарстан» ДТРК, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе, «Союзмультпарк» күңел ачу-үстерү үзәге, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстан Республикасының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ оештыручыларыннан кыйммәтле призлар алдылар.