Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм “Сабантуй” милли бәйрәмен уздыру чорында җәяүлеләрне бәрдерүне булдырмау максатыннан, Буа районы Башкарма комитеты хәбәр итә!
2022 елның 11 июнендә 04: 00 сәгатьтән алып 23:00 сәгатькә кадәр вакытлыча рәвештә Буа районында автотранспорт чараларының хәрәкәте чикләнәчәк.
Р - 241 федераль трассасы һәм Бебель урамы, К. Либкнехт ур., К. Маркс ур., Вахитов ур. киселешендә;
Буа шәһәре автомобиль юлында - Адав -Толымбай авылы - Буа Аланнан Карлы авыл җирлегенең борылышына кадәр;
Буа Алан урамыннан Карлы авыл җирлегенең Буа Алан территориясендә Сабантуйның кече сәхнәсенә чыгу юлы.