Буа районының «Авангард» агрофирмасында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

2022 елның 10 июне, җомга

Традиция буенча, чәчү тәмамлангач, биредә авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Сабантуй һәрвакыттагыча Кайбыч авылының урман аланында узды. Кунакларны милли ризыклар, җырлар белән Кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Ырынгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды.

Тантаналы өлештә язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр белән беррәттән, башка тармаклар алдынгыларын да билгеләп үттеләр. Алдынгыларга суыткычлар, автомат кер юу машиналары, телевизорлар, шулай ук яңа хезмәт техникасыннан ачкычлар да тапшырылды.

 Авангардлыларга тырыш хезмәтләре өчен “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов һәм башкалар рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Тантананы ачкан агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин, быел да хезмәт ияләре эшне югары сыйфатлы итеп башкардылар дип билгеләде, басуларның торышы, алда торган бурычлар белән таныштырды. Бүләкләр тапшыру  концерт номерлары белән чиратлашып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International