Җәйнең кояшлы көне һәр ел саен буалыларны Буа-аланга Сабантуйга җыя. Быел да шулай булды. Туган ягын сагынып кайткан якташлар, буалылыр һәм бәйрәм кунаклары быелгы бәйрәмнең матурлыгына сокланды.
Югары дәрәҗәле кунаклар, райондашлар милли хуҗалыкларда булдылар, төрле күргәзмәләрне карадылар, районда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар. Иркен мәйданчыкларда милли аш-су ризыклары белән өстәлләр әзерләнгән иде, анда һәркем теләсә нинди ризыктан авыз итеп карый алды.
Бәйрәмдә колгада йөрүче курчаклар - бу һәрвакыт ачык, гадәти булмаган, күңелле һәм кызык өлеш. Актерлар кунакларны, шәһәрлеләрне каршы алдылар, күңел ачтылар, аралаштылар һәм рәхәтләнеп Буа Сабантуе кунаклары белән фотога төштеләр.
Шулай ук һәркем кечкенә пониларда, атларда, хәтта чүл хуҗасы -дөядә дә йөри алды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше традиция буенча "Буа-Алан" аланы мәйданында узды. Тематик мәйданчыклар, ишегалларын әзерләүдән тыш, мәйданны яңарту буенча киң күләмле эш башкарылды, анда иң мавыктыргыч чараларның берсе - милли көрәш ярышлары узды. Кунакларга уңайлы булсын өчен монда кояш һәм яңгырдан саклый торган трибуналар төзекләндерелде.
Бәйрәм тамашасы район башлыгы Ранис Камартдиновның һәм чакырылган кунакларның котлаулары белән башланып китте.
- Халык бәйрәме Сабантуй күптән инде милли чикләрне үтеп, чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Традицияләр буыннан-буынга күчә. Сабан туе бердәмлек символы булсын, ышаныч китерсен, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен. Сезне чын күңелдән Сабан туе һәм якынлашып килүче Россия көне белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Ранис Камартдинов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин укыды.
Ел нәтиҗәләре буенча кыр хезмәтчәннәрен һәм үз һөнәрендә иң яхшыларны зур апплодисментлар белән каршы алдылар. Алдынгыларга лаеклы бүләкләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Сабантуй кысаларында иң кызыклы чараларның берсе булып милли көрәш тора. Район Сабан туенда чираттагы җиңүен Россиянең спорт мастеры, Иске Тинчаледән Марат Миначев яулады. Яшүсмерләр арасында бу исемгә Ислам Сәетморатов лаек булды. Бу да аның беренче генә җиңүе түгел. Кунаклардан беренче урынны Чувашиядән Ринас Садаров алды.
Буа бәйрәме кунаклары күкне дә буйсындыра алды.Теләүчеләр һава шарында оча алды.
Буа Сабантуе программасының кунагы Элвин Грейның бәйрәм концертында чыгыш ясады. Артистның чыгышын тыңларга меңләгән буалылар җыелды.
- Буа –бик матур, чиста, рухи халык яши торган район. Буа районы сыйфаты һәм дәрәҗәсе белән аерылып тора. Бүген мин бу сәхнәдә чыгыш ясауга бик шатмын. Чын йөрәктән сезне бәйрәм белән котлыйсым килә. Сабантуй - берләшү, җыр, шатлык бәйрәме ул! - дип теләде Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей).
Шулай ук буалыларга Айдар Рәкыйпов үз җырларын бүләк итте. Сабантуй бәйрәм салюты белән тәмамланды.