Ранис Камартдинов буалыларны Россия көне белән котлый

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле буалылар, татарстанлылар, россиялеләр!

Чын күңелемнән Сезне Россия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - барлык гражданнарның бердәмлеге символы. Ул илебезнең бөек үткәне белән горурланучыларны, бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеге өчен хезмәт итүчеләрне берләштерә. Бу бәйрәм безгә россиялеләрнең уртак тарихи язмышлы һәм гомуми киләчәге булган бердәм халык булуын искә төшерә. Безне барыбызны да илебезне, республикабызны һәм районыбызны көчле итү теләге берләштерә.

Бу бәйрәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәсен, киләчәк буыннарыбыз өчен имин киләчәк символы булсын һәм алга таба да уртак максатларыбызга һәм бурычларыбызны үтәргә көч бирсен.

Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International