Буада «Донорлык - тормышка бүләк итүнең гади ысулы» акциясе узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Буа муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Гармония» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Сагдеева Альбина  һәм Шакирова Светлана Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган «Донорлык - тормышка бүләк итүнең гади ысулы» акциясе үткәрде. Донация буенча "Россиянең мактаулы доноры ничек булырга?" дигән белешмә таратылды. Барлык мөмкин булган донор ташламалары һәм мактаулы донорларны "Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләү көтүе турында мәгълүмат бирелде. Әлеге акция кан тапшыруга, үлемнән качу өчен мөмкинлек бирергә, "Кан бир - үлемне коткар" дип чакыра.

"Ничек Россиянең мактаулы доноры булырга?"

Кирәкле күләмдә донация:

1. Кан – 40 донация.

2.Кан плазмасы– 60 донация.

3. Кан – более 25 донация (+ 60 плазма).

 

Ташламалар:

1.      Чираттан тыш дәвалауга (Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында сәламәтлек саклауның дәүләт яисә муниципаль оешмаларында).

2. Еллык түләүле отпускны бирү (мактаулы донор өчен уңайлы ел фасылында).

3. Ел саен акчалата түләү.

4.      Санатор-курортта дәвалану өчен ташламалы юлламаларны беренче чиратта сатып алу (эш яисә уку урыны буенча).

Россиянең мактаулы доноры:

Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче кешеләр «Россиянең мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затлар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларына хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International