"Традицияләребез, мәдәниятебез - ул безнең бәһасез мирасыбыз" - Ранис Камартдинов Чувашия Республикасының Батыр районында "Акатуй-Сабантуй" бәйрәмендә катнашты.

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Чувашия Республикасының Батыр районындагы "Акатуй-Сабантуй" бәйрәмендә катнашты.

"Традицияләребез, мәдәниятебез - ул безнең бәһасез мирасыбыз. Чираттагы тапкыр моңа ышанам. Бүген Батыр районында «Акатуй-Сабантуй» традицион җыр, хезмәт һәм спорт бәйрәме узды. Милли бәйрәм батырлылар җирендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, халыкны һәм кунакларны җыйды.

Безнең районнар чиктәш районнар гына түгел, без әле  күп еллык икътисадый һәм хуҗалык белән тыгыз элемтәдә торучы, уртак гореф-гадәтләребез булган күршеләр дә.

Бик матур бәйрәм өчен рәхмәт! Акатуй-Сабантуй бик күп матур тәэсирләр калдырып, безнең тарихи традицияләребезне торгызуга, халыклар дуслыгын ныгытуга ярдәм итсен", - дип яза район башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International