Буа районында туып-үскән Вадим Журавлев Батырлык ордены белән бүләкләнде

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Усманова Гөлнара Украинада демилитаризация һәм денацификацияләү буенча махсус операциядә катнашучы өлкән лейтенант Журавлев Вадим Юрьевичны янына килде. Вадим бу куркыныч махсус операциянең беренче көннәреннән үк катнаша. Ул -  Чуаш Аксуы авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Казан танк училищесына укырга керә һәм алга таба Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. Ул 2020 елның Мәскәү шәһәрендә хәрби парадта да катнашкан. Аннары Мурманск шәһәренең Төньяк флотына күчерелә.
Вадим Юрьевич - взвод командиры. Аның җитәкчелегендә югарыда күрсәтелгән махсус операциядә 3 танк була. Ул БТРны һәм дошманның тере көчен юк итте, шуның белән безнең гаскәрләргә юл ача. Моның өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Соңыннан, хәрби операцияне үтәгәндә аларның танклары дошманның ракета атуына дучар була. Экипажның барлык әгъзалары да яраланган. Вадим Юрьевич Санкт-Петербург шәһәрендә госпитализацияләнә. Шуннан соң туган йортына якыннары янына озатыла, шунда без аны очраттык та. Бүгенге көндә Вадимның бар да яхшы, ул хатыны Марина белән кызлары - Данелия һәм Есенияне тәрбияли.

Хөрмәтле Вадим Юрьевич! Без Сезгә һәм гаиләгезгә озын гомер телибез! Геройларыбыз белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International