Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында 14 төзелеш мәйданчыгында булды. Гомумән алганда, эшләр юл карталары нигезендә алып барыла. Шул ук вакытта Буа медицина училищесы тулай торагы бинасында эш темпларын шактый тизләтергә кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.
"Яңа уку елы башланырга 2 айдан бераз гына артык вакыт кала. Зур күләмле эшләр башкарылган, әмма башкарасы эшләр тагын да күп әле. Эшне тизләтергә", - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович.
Шулай ук Үзәк паркта булдылар, "Арктика" кунакханәсендә, сәнгать мәктәбендә, район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә, район мәдәният йортында капиталь ремонт барышы белән таныштылар.
"Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында төзекләндерү эшләре алып барыла торган күпфатирлы йортлар территорияләренә аерым игътибар бирелде.