2022 елның 14 июненнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте: - «Импортны алмаштыру» программасы 7% тан 5% ка кадәр; - «Ярдәм» программасы 9% тан 5,5% ка кадәр; - «Экспорт үсеше» программасы 9% тан 5,5% ка кадәр киметелде; - «Сәнәгать» программасы 5,5% тан 4,5% ка кадәр; - «Социаль эшкуарлык» программасы 5,5% тан 4,5% ка кадәр; - «Үзмәшгульлек» продукты буенча ставкалар элеккеге дәрәҗәдә сакланып калды (5,5%).