Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Ульянда Сабантуй гөрләттек
2013 елның 28 июне, җомга
Узган якшәмбе көнне Ульяновск шәһәренең Җиңү паркында Сабантуй гөрләде. Буалылар быел да аның үзәгендә булды.
Һәр бәйрәм тантаналы өлештән башлана. Биредә дә буалыларның икмәкне зурлаган, милләтара дуслыкны данлаган җырлы-биюле тамашасыннан соң сәхнәгә Ульяновск өлкәсе җитәкчеләре, кунаклар күтәрелде. Беренче булып халыкны Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисе, губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Якунин тәбрикләде.
– Бәйрәмебезгә Татарстаннан, Чуашстаннан, Самара, Пенза һәм тагын бик күп өлкәләрдән дусларыбыз килүләре, безне зур- лаулары күңелле. Ә ызандаш күршеләребез буалыларга Сабантуйны үткә- рүдә ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәт. Ульяновск өлкәсендә 30 Сабантуй бәйрәме узды инде. Монысы – соңгысы, барысына йомгак ясый торганы, - диде ул.
Үзләренең теләкләрен шулай ук Ульяновск шә- һәре башлыгы Марина Беспалова, өлкәнең Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Константин Долинин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин һәм башка күп ульянлылар ирештерде. ТР Промышленность һәм сәүдә минис-тры урынбасары Рашат Фәттахов күршеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен ирештерде һәм Универсиада көннәрендә кунакка чакырды.
- Греклар Олимпия уеннары белән тарихка керсә, татарлар Сабан туе белән билгеле, - дип башлады үз чыгышын Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов. - Без, 1922 елга кадәр Ульяновск губерниясе составында яшәгән буалылар, сезгә зур делегация белән шатланып, Буа районы һәм шәһәре халкының, хезмәтчәннәренең ничек яшәвен күр- сәтергә, дип килдек. Хез-мәттәшлегебезнең, дуслыгыбызның алга таба да ныгуын, һәрбарчагызга исән-лек телим. Ул милли-мәдәни автономиясенә телевизор тапшырды. Буалылар Сабантуйның иң күңелле өлешендә – балалар мәйданчыгында төрле бәйгеләрдә, гер күтәрүдә, армспортта, аркан тартуда җиңүчеләргә дә бүләкләр алып килгән иделәр. Иң яхшы көрәшүчегә дә муниципаль район башлыгы призы әзерләнде. Аңа Ульяновск өлкәсеннән Сергей Павлик ия булды. Өлкән яшьтәге юртаклар арасындагы заезд да район башлыгы призына үткәрелде. Төп приз Чуашстанга китте. Өченче-дүртенче урыннарны безнекеләр – “Тахаръял” агрофирмасының Юрий Кузьмин иярләгән Зачеты, дәүләт конюшнясының Мансур Мифтахетдинов җиккән Водопады яулады. Чабышкылар арасында да өченче-дүртенче булып “Тахаръял”дан Веселица белән Мрамор килделәр. Армспортта Флера Хәлимова белән Владимир Козлов абсолют батыр калдылар, яшь көрәшче-ләр дә җиңүләр яуладылар.
Кемдер буалылар мәлен белеп, оста көрәшә, дип нәкъ менә аларны күзә-тергә, кайберләре чын татар моңын ишетергә килде бирегә. Фирзәр Мортазинга, Ринат Рәхмәтуллинга, Фәния Исхаковага, Гөлгенә Галәветдиновага, Илсөяр Кузьминага, яшь җырчыларыбызга, “Гольфстрим” бию төркеменә озаклап алкышлады тамашачы.
– Алып баручылар Рөстәм Әхмәдуллин белән Нурия Гайнуллованың тавышлары да ял иттерә. Һәрберсенең киемнәре күз явын алырлык, - диләр күрше- ләребез. Буа кулланучылар җәмгыяте әзерләгән шашлык-пәрәмәчләр, чәкчәк-бармаклар да яхшы үтте. Хәер, ульянлылар үз- ләре дә кимен куймый. Дистәләгән сәхнәдә җыр-бию тынмады, районнар вәкилләре ишегалларында кунакларны кыстый-кыстый сыйладылар. Кыскасы,онытылмаслык мизгелләр күп булды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз