Барлык унберенчеләрне дә куркытып торучы бердәм дәүләт имтиханнары да, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре дә кичәге көндә калды. Быел районда 335 укучы мәктәп белән саубуллашты.
Жиде укучыда – 100 балл
Иң күп чыгарылышлар шәһәрдә 2 номерлы лицейда – 39 егет һәм кыз, иң азы – Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә – 19 кеше. Авыллар буенча ишле чыгарылыш Боерганда – әлеге авыл мәктәбен 16 кеше тәмамлады, Аксу, Исәк уку йортларын – 3әр.
Быел район тарихында беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнарында максималь 100 баллны 7 укучы җыйды. 2 номерлы лицейдан Илгиз Җәләлиев, Дилә-рә Шәмсетдинова, лицей-интернаттан Ришат Закиров, Ырыңгыдан Ольга Егорова, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гаяз Низаметдинов химиядән, 1 номерлы мәктәптән Наил Еремиев, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Илдар Бәширов тарих һәм физикадан максималь балл җыйдылар.
Мәгълүмати-методик үзәк директоры урынбасары, БДИ үткәрү буенча җаваплы координатор Рамил Фәхретдинов әйтүенчә, республика районнарында мондый зур нәтиҗә күрсә-түчеләр аз.
Сүз уңаеннан, районда 60 укучы 90нан күбрәк балл җыйды.
Эш беткәч, уйнарга ярый, диләр. Дөресрәге, бәйрәм итәргә. “Бердәм дәүләт имтиханнары” дигән “сират күпере” үтелгән, димәк, 11 ел тырышканның җимешен татырга – югары билге белән “шыплап” тутырылган аттестатны һәм медальне алу вакыты җитте.