Медальчеләр балы

2013 елның 28 июне, җомга

Медальчеләр балы

Андыйларның очрашу урыны сәгать 2гә үзәк паркта билгеләнгән иде. Күпчелек чыгарылышлар, әлеге гүзәл мизгелләрне озаккарак сузарга теләгәндәй, бәйрәм башланганчы ук килә башлады. Ә берникадәр вакыттан соң парк  төрле төсләргә күмелде. Берсеннән-берсе матур кызлар, көяз егетләр бәйрәм  тантанасы игълан ителүне дулкынланып көттеләр. Алардан бигрәк  буй  җиткән ул-кызларына карап горурланучы ата-аналар шатлыклы минутлар кичерде. Шундый тантанада мәктәп тәмамлаучы  үзен леди  һәм джентльмен итеп тойсын өчен әти-әнигә күлмәк-костюмнарга акча жәлмени?

Ниһаять, тантана башланды.  Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләде һәм медальләр тапшыру башланды. Быелгы чыгарылышларда 68 алар. 46сы – алтын, 22се – көмеш. Сәләтле балалар өчен лицей-интернат, елдагыча, үз репертуарында – иң күп алтынны быел тагын  алар “җыйды”. Авыллар арасында Адав-Толымбай лидерлык тотты.

Менә, медальчеләр карап торучыларның көчле кул чабулары астында мактау түгәрәге әйләнделәр. Район горурлыгы булган чыгарылышларны барысы да күреп калды. Аннары традицион мәктәп вальсы яңгырады. Егетләр, кызлар, укытучылар аның аккордлары астында бөтерелә-бөтерелә биеделәр.

Таңгача бәйрәм

Ә кичен һәр мәктәпнең чыгарылыш кичәләре гөр-ләде.  Сыйлы табын артында хөрмәтле укытучылары һәм яраткан әти-әниләре белән бергәләп егет-ләр-кызлар, әйтерсең лә, мәктәп елларын  яңарттылар, котлаулар кабул иттеләр.  Аннары чыгарылышлар табигатьтә таң каршыладылар.

Химиядән 100 балл  иясе Диләрә Шәмсетдинова:

- Мин кечкенә сыйныфлардан ук табиб булырга хыялландым. Шуңа  да химия фәнен ныклап өйрәндем. Билгеле, репетитор ярдәме дә кирәк булды. Югары балл җыйгач, медицина университетына укырга керә алачагыма ышанычым артты.

 

Булачак “Менделеев- лар”ның тагын берсе Гаяз Низаметдинов:

- Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру алдыннан, тулы әзерлегем булса да, бик курыккан идем. Химия фәненнән 100 балл дигәч, әти-әнием белән бик шатландык. Киләчәктә нефтехимия өлкәсендә эшләргә    телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International