Чиләк-чиләк җиләк кем кышлыкка җыя, кем “бизнес ача”

2013 елның 28 июне, җомга
Бакча җир җиләге артыннан ук аның болыннардагы кардәше дә өлгерде. Кем кышлык кайнатмага, компотка, туңдырырга, дип, ә кемдер акча эшләргә исәп тотып, урман-болыннардагы, аланлыклардагы җиләклекләргә ябырылды.
Безнең районда болын җир җиләге күпләп үскән “җәй-мәләр”  Каенлык, Зур Фролово, Яшевка, Кырлаңгы авыллары янында бар. Тагын вак җиләклекләр дә бихисап. 
Быел җиләк, Тукай әйт-кәнчә, “күз ачып-йомганчы тутырасың бер чиләк” тү-гел. Ваграк. Аңлашыла, ул үскәндә, өлгергәндә җирдә дым запасы җитмәде. Аның каравы күп! Кечкенә дә, төш кенә, дигәндәй, быелгы уңыш татлы да тагын. Авызда җиләк тәме озак тора. 
Шул рәвешле, иренмәгән-нәр бер җиләкле “күллә-вектә” баш күтәрмичә озак чүпләп утыра алалар. Ә менә җиләккә йөрергә вакыты булмаганнар, ирен-гәннәр өчен Казан – Буа юлында күпме кеше аны тәкъдим итә. Рәхим ит, яңа җыелган, зур булмаган 3-4 килограмм сыешлы чиләк-ләрдә җимеш  500-550 сум тора. Кечерәкләрендә, савыты күләменә карап,  – 300, 100 сум. 
- Кояш белән торып җиләк- не чиләкләргә җыябыз, аннары “сәүдә ноктабыз”га барабыз. Тырышсаң, көнгә 10 мең сумлык сатарга була.  Атна-ун көнлек сезонда ярыйсы гына акча эшләп калырга форсат бар, - диләр исемнәрен әйтергә теләмәгән җиләкчеләр. Җир җиләген С витамины микъдары ягыннан әфлисун яисә лимон белән чагыштырып була. Ә анда тимер виноград һәм алмадагыдан да күбрәк.  Җиләк  йөрәк-кан тамырларын да ныгыта.  Әлеге җимеш сылу, нәфис гәүдә турында хыялланучыларга да ярдәм итә – организмдагы артык майны һәм шикәрне чыгара. Төрле авырулардан да шифа, әйтик, шикәр авыруына һәм онкология чирләренә каршы көрәшә. Зыянлы холестеринны да юкка чыгара. Ә җиләкле чәй салкын тигәндә дә, сусынны басарга да менә дигән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International