Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Парадлар, конкурслар кире кайта
2013 елның 28 июне, җомга
Урып-җыю эшләре старт алучы июль аена аяк басабыз. Аңа кайсы хуҗалыкның нинди әзерлектә килүен ачыклау максатында соңгы елларда онытыла төшкән комбайннар парады кире торгызыла быел. Аның белән бергә сабанчылар конкурсы да үткәреләчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге, дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе белгечләреннән торган комиссия бу эшне 4 июльгә төгәлләргә планлаштыра. График буенча бүген ул “Авангард” агрофирмасында, “АгроНур” җәмгыятендә, иртәгә “Дружба”да һәм “Ямбулат”та, берсекөнгә “Нива”да, аннан башкаларында үтәчәк. Сынаудан фермер хуҗалыклары да читтә калмаячак – аларның комбайннарына да шундый ук таләпләр куела. Техник төзеклеге, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сәнәк-көрәкләр, ком-су, кошма белән тәэмин ителеше, герметиклыгы буенча хилафлыклар булмаган комбайннарга комиссия тарафыннан эшкә рөхсәт биреләчәк, ә җитди җитешсезлекләр ачыкланганда, кабат тикшерү үткәреләчәк.
Сабанчылар конкурсы буенча техник әзерлек, комплект-лаштыру белән бергә сукалау сыйфаты да исәпкә алына. Монда сабаннарны алтөрәннәр белән комплектлаштыру уңай нәтиҗә бирәчәк. Ә механизаторлар өчен кызыксындыру чаралары эшләргә кирәк.Белгечләргә эшкәртү төрләре күләмен билгеләргә һәм, шуңа туры китереп, агрегатларны әзерләргә кирәк.
Шушы көннәрдә генә “Кыят” җәмгыятендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында комбайннарны, туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләү буенча семинар-уку да оештырылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәис Юнысов “ДОН-1500” комбайны мисалында төзекләндерүнең, көйләүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты.Көйләү мәйданчыгында тракторга, сөрү агрегатына булган таләпләргә җентекле тукталды.
– Һәр җитәкче-белгеч быелгы корылык шартларында үстерелгәнне бернинди югалтуларсыз җыеп алуны беренче планга куярга тиеш. Моның өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов үсентеләргә булышу мөмкин булган участокларда авыруларга, корткычларга каршы эшләү белән бергә микроэлементлар, үсеш стимуляторлары куллану кирәклеген дә искәртте.
Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, бүгеннән 2014 елга чәчү мәйданнары структурасын эшләргә кирәк.
- Аның нигезендә уҗым культураларын чәчү һәм һәр кырдан, культурадан чыгып , туфракны төп эшкәртү планы булдырылырга тиеш. Ун еллык корылык циклы бара, шуңа да уҗымнарга игътибарны арттыру мәслихәт,- диде ул.
Рәис Юнысов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты:
- Уракта район буенча 154 бөртек җыю комбайны эшләячәк. Бу берсенә 345 гектар мәйдан туры килә, дигән сүз. Норма тиешледән зуррак, шуңа да югары җитештерүчәнлекле комбайннарны ике сменада эшләтү мәслихәт. Һәрберсенә таныклыклары булган ике комбайнчы беркетергә кирәк. Ындыр табакларының үткәрү дәрәҗәсе кимүгә юл куймау максатында һәр хуҗалыкта анда хезмәт куячак бригадалар, ындыр табагының тәүлек дәвамында эшләрлек итеп, бүгеннән төзелергә тиеш.
Туфракны төп эшкәртүдә басу-кырларны 1800 гектар җитештерүчәнлек белән 200ләп агрегат иңләячәк.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз