Буалылар «Патриотлык - гамәлдә» федераль проектында катнашты

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 16 июнендә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, «Патриотлык- гамәлдә» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа активистлары һәм яшь гвардиячеләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларга, хәрби каберлекләр территориясен җыештырдылар. Яшь гвардиячеләр каберлекләрне чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистарттылар.

Алар Бөек Ватан сугышы тарихы турында,  Җиңү өчен түләнгән бәя турында да онытмый. Сугыш бик күп корбаннар алып килде, миллионлаган кешеләрнең гомерен һәм язмышларын җимерде. Бу фаҗига һәр гаиләгә кагылды. «Безнең бурыч-бу сугыш турындагы истәлекне саклап калу. Өмәдә катнашу- үз Ватаннарын саклап, һәлак булган сугышчыларны искә алу ул", - дип билгеләп үтте "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Адилә Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International