16 июнь көнне Ял үзәгендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча Коткару отрядының 1 нче класслы коткаручысы Людмила Перова катнашында "Куркынычсыз җәй" дигән темага дәрес узды.
Дәрес эчтәлеге:
сулыкларда (суда) тәртип кагыйдәләре;
урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;
куркыныч бөҗәкләр (беренче ярдәм, киңәшләр);
Еланнар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;
Тематик брошюралар тарату, видеоролик күрсәтү.
Чарада Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы мәктәп яны лагерьлары балалары катнашты.