Авыл хуҗалыгы грантлары Буа фермерларына сизелерлек ярдәм итә

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Буа районының грант алучылары белән очрашты.

"Ирек Хәсәнов 2021 елда «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча грант алды. Бу акчаларны ул атчылыкка юнәлдерә. Бүген аның хуҗалыгында 48 ат бар.  Алмаз Заһидуллин һәм Рамил Абделманов  савым сыерларының баш санын арттыралар. Районда сөткә бәяләр тотрыкланды һәм үсеш тенденциясенә ия, шуңа күрә фермалар төзү, савым сыерлары санын арттыру -  уңышның нигезе. Шул ук вакытта һәр хуҗалыкның һәркайсына темпны тизләтергә һәм барлык йөкләмәләрне үтәргә кирәк. Югыйсә, аларга ярдәм акчаларын кире кайтарырга туры киләчәк.",- дип яза район башлыгы үзенең телеграм- каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International