2021 ел өчен Буа муниципаль районы Буа шәһәре бюджеты үтәлеше турында хисап проекты буенча ачык тыңлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр

2022 елның 17 июне, җомга

2022 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында 2021 ел өчен Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда Буа шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, сәяси партия вәкилләре катнашты.

Халык алдында тыңлауларны аларны үткәрү буенча комиссия рәисе, Буа шәһәре башлыгы урынбасары С. А. Зайцева алып барды, 2021 елда Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Я. Галәветдинов чыгыш ясады.

        Ачык тыңлауларда катнашучылар Буа муниципаль районының 2021 елга бюджеты үтәлеше турында хисап проектын хупладылар, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр Советына 2021 елга Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын чираттагы утырышта карарга һәм аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр. 

 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль

районының 2021 елда Буа шәһәре бюджеты

үтәлеше турында хисап проекты буенча ачык

тыңлаулар үткәрү комиссиясе рәисе  С. А.Зайцева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International