Бүген Казанда татар халык бәйрәме-Сабантуй узды. Иртәдән үк Каенлыкка шәһәр халкы һәм кунаклар агыла башлады. Аларны "Буа-Алан" ишегалдында да көттеләр.
Масштаблы күңел ачуда буалылар быел да бик актив катнашты. "Буа-Алан"да яшь осталарыбызның кул эшләре күргәзмәләре, милли уеннар һәм күңел ачулар, камыр ризыклары, милли аш-су һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде.
"Буа-Алан"да казанлылар гына түгел, Германия, Грузия, Башкортстан, Үзбәкстан, Саратов шәһәре һәм башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар да бәйрәм итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Буа ишегалдында булдылар. Алар бәйрәмнең оештырылуын югары бәяләделәр.
- Барыгызны да татар халкының иң матур бәйрәме - Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәркемгә сәламәтлек телим. Бик матур итеп оештыргансыз, яхшы әзерләнгәнсез. Афәрин! Рәхмәт сезгә һәм бәйрәм белән!- дип котлады Рөстәм Нургалиевич.
Балалар һәм өлкәннәр капчык белән сугышуда, аркан тартышуда, гер күтәрүдә, кул көчен армреслингта иң көчлеләрне сынап карадылар, капчык киеп йөгерүдә, көянтә белән йөгерүдә иң җитезләрне билгеләделәр. Буа ишегалды кунаклары истәлеккә сувенир тәңкә ясый, бәйләнгән йоннан табигый аяк киеме сатып ала ады. Үзләре "юка" пешереп авыз итеп карады.
Шулай ук Буа мәйданчыгында чәй, камыр ризыклары белән сыйландылар, Буа җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Җырчылар Мөнир Рахмаев, Ринат Рәхмәтуллин, шулай ук Буа районының ансамбльләре һәм иң яхшы башкаручылары үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Балалар иҗаты зонасы да оештырылган иде, ул нәниләр арасында популяр булды.
Кул эшләре күргәзмәсе дә сокландырды. Сабантуй кунакларына Буа мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ветеринария техникумы мәдәниятебезнең күптөрлелеген һәм халык традицияләренең төрлелеген чагылдыручы сувенирлар әзерләделәр. Бу-милли баш киемнәре: түбәтәйләр, калфаклар, хатын-кызлар бизәнү әйберләре, кулдан эшләнгән курчаклар һәм башка бик күп нәрсәләр.