Ял үзәгендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча Коткару отрядыныж 1 класслы коткаручысы - Перова Людмила катнашында "Куркынычсыз җәй" дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең эчтәлеге: сулыкларда (суда) үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; урманда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре; куркыныч бөҗәкләр тешләгәндщә беренче ярдәм, киңәшләр; еланнар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Очрашуда тематик брошюралар таратылды, видеоролик күрсәтелде. Чарада Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы мәктәп яны лагерьларыннан балалар катнашты.