Татарстан Республикасы делегациясен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
"Бүген Ульяновск шәһәрендә уза торган Федераль Сабантуйда булдык. Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемеров өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән берлектә, Россиянең күп кенә регионнарыннан кунаклар белән күргәзмә мәйданчыкларын карадык, XXII Федераль Сабантуйны ачу тантанасында катнаштык.
Чыннан да, халыкларны берләштерүче безнең байлыгыбыз һәм горурлыгыбыз булган Сабан туе - матур бәйрәм! Бәйрәм өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез!", - дип язды үзенең Контакттагы битендә Ранис Камартдинов һәм фотосурәтләр белән уртаклашты.