Буа шәһәрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе - Хәтер һәм кайгы көне.

Буаның Үзәк мәйданында, болытлы һава торышына һәм яңгырга  да карамыйча, 200дән артык буалы җыелды. Биредә традицион митинг узды, анда ватандашларыбызны - сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, Җиңүгә хәлләреннән килгәнчә өлеш керткән һәр кешене хөрмәтләделәр.

Митингта катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. Батырларны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук бүген Украинада махсус хәрби операция башкарганда һәлак булган Михаил Афанасьев гаиләсенә «Батырлык  ордены» тапшырдылар.

Бу көн тагын бер кат  илебез тынычлыгы өчен кәрәшүчеләр турында хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерә.

 Тыныч дөнья өчен һәлак булган каһарманнар, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары  Сезнең алда баш иябез һәм мәңгелек дан Сезгә !

Митинг  һәкәлләргә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International