«Хәтер шәме» акциясе 21-22 июнь төнендә уза. Катнашучылар шәһәр мәйданчыкларында һәлак булганнар хөрмәтенә һәм Бөек Ватан сугышына багышланган музей һәм мемориаллар янында шәмнәр кабызалар.
Ел саен акциягә буалылар да кушыла. Шәһәрнең үзәк мәйданында дан мемориалы янында дистәләгән шәм кабына. Традиция буенча, Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алырга студентлар, иҗтимагый хәрәкәтләрдә, яшьләр формированиеләрендә катнашучылар, мәктәп укучылары, учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре килә.
Шулай ук Буа шәһәренең үзәк мәйданында ял үзәге "Хәтерләсеннәр өчен" дигән документаль фильм күрсәтте.