Зур Фролово авылы плотинасында коену тыела

2022 елның 24 июне, җомга

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, санкцияләнмәгән су коену урыннарының сулыкларына лаборатор тикшерү уздыргач, Зур Фролово авылы плотинасы суы  микробиологик күрсәткечләр (E.coli) буенча «Кеше өчен куркынычсызлык һәм (яки) яшәү тирәлеге факторлары өчен зыянсызлыкны тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» СанПиН 1.2.3685-21 таләпләренә туры килмәве ачыкланган.

Суда коену тыела!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International