Район башлыгы ТР Буа районы һәм Саха (Якутия) Республикасының Югары Вилюй олысы арасында килешүгә кул куйды

2022 елның 25 июне, шимбә

Якутия Республикасына эш сәфәре барышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Татарстан — Якутия» форумында катнашты. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чара барышында регионнар җитәкчеләре инвестицион потенциал турында сөйләделәр, шулай ук кайбер позицияләр буенча партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты һәм Якутия Башлыгы Айсен Николаев ике республика арасында килешүгә кул куйдылар. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында килешүләр имзаланды. Шул исәптән Буа районы һәм Саха (Якутия) Республикасының Югары Вилюй олысы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International