Буадагы 35 чыгарылыш сыйныф укучысы медаль алды

2022 елның 25 июне, шимбә

Егетләр һәм кызлар кулларына аттестатлар тотып Үзәк паркта җыелдылар. Алар өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә чыгарылыш бәйрәме мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.

Егетләр һәм кызларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев  котлады һәм 35 чыгарылыш сыйныф укучысына медальләр тапшырды. Шулай ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. Ә соңыннан барлык мәктәп укучылары  мәктәп вальсында әйләнделәр.

 “Саубуллашу вальсы” кичәге мәктәп укучыларын чәчәктәй тормыш юлына озатты. Ак юллар Сезгә, егетләр һәм кызлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International