Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов туган көнен билгеләп үтә

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис  улы Камартдинов туган көнен билгеләп үтә. 5 ел ул безнең районны җитәкләп, үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтте. Бу вакыт эчендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, социаль әһәмияткә ия программалар буенча эш алып барыла.

Хөрмәтле Ранис Рафис улы! Ихластан котлауларыбызны кабул итегез. Сез югары профессиональ һәм компетентлы, туган якны чын йөрәктән яратучы җитәкче. Район халкының  мәнфәгатьләренең башкалардан мөһимрәк булуын, уңышка тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт белән генә ирешеп булганлыкны Сез һәр көнне исбатлыйсыз. Сез таләпчән һәм Сезнең темп ритмына туры килү һәрвакытта да җиңел түгел, әмма бу һәркемне  камиллерәк һәм активрак булырга стимуллаштыра. Киләчәктә дә җитез, энергиясе ташып торган, заман белән бергә атлаучы җитәкче булып калыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек , яңадан – яңа үрләр һәм  уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International